Зәй офыклары

20 майда Сарсаз-Баграж авылында туып, хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә яшәүче Лидия Ильинична Кузьмина 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Общее, 20 май 2020 - 09:15
155
0
0

Кадерлебез! Сине чын йөрәктән чыккан җылы хисләр белән тәбриклибез. Озак еллар сәүдә тармагында эшләп, гаиләгезне бөтен итәргә тырышып яшисең. Пар канатың Валерий белән үзегез кебек тырыш, уңган балалар тәрбиялисез, күркәм тормышыгызга күзләр тимәсен. Һәрвакыт без туганнарга ярдәмчел булганың өчен дә Ходай сине үзе зурлыйдыр, һәряктан килгәнсез.   Күпләр синең гүзәллегеңә карап соклана, тышкы матурлыкны эчке күркәмлек  тагын да бизәгәнгәдер  синнән һәрчак якты нур бөркелә.
Туганыбыз! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның  ихтирамын, күңел җылысын тоеп Валерий һәм без туганнар белән  бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Юбилеең котлы булсын,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән Зверевлар гаиләсе.
Бу теләкләргә барлык туганнар һәм әниебез дә кушыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: