Зәй офыклары

20 майда Зәйдә яшәүче кадерле кызым, туганыбыз Лидия Ильинична Кузьмина 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Общее, 15 май 2020 - 08:57
148
0
0

Без аны матур гомер бәйрәме белән чын күңелдән, кайнар котлыйбыз!
Лидия, районыбызның сихри табигать кочагына урнашкан Сарсаз Баграж авылында туып үсеп, туган төбәгенең бар гүзәллеген үзенә җыйган, шушы авыл кешеләренә хас мөләемлык, ачык күңел, кунакчыллык сыйфатларын туплаган зат. Ул озак еллар Зәй шәһәрендә сәүдә тармагында тырыш хезмәт куя. Тормыш иптәше Валерий белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Соклангыч күркәм гаилә булып, безне сөендереп яшиләр.    
Кадерлебез! Сиңа киләчәктә гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, Валерий белән пар каннатта, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
Мәхәббәтең мәңге  сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Иртәләрдә торып ипи бастым,
Арышлардан түгел  бодайдан.
Иртәләрдә торсам, кичләр ятсам,
Исәнлекләрегезне телим Ходайдан.

Иң изге теләкләр белән әниең Агафия һәм барлык туганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: