Зәй офыклары

20 сентябрьдә Чыбыклы авылында гомер итүче кадерлебез Дамир Хәбир улы Баһаутдиновның 50 яшьлек күркәм юбилее.

Общее, 20 сентябрь 2019 - 08:30
53
0
0

Без аны  тормыш иптәше, балалары, онык-лары чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез матур тормыш итүе, тырыш хезмәте белән районыбызда билгеле, мөхтәрәм кеше. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлап, озак еллар механизатор булып эшли. Аның тырышлыгын хөкүмәтебез дә югары бәяләде, ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, бик күп Мактау кәгазьләренә ия.  Туганда ук җир, уңыш белән бәйләнгәндәй аның гомер бәйрәме дә нәкъ менә көзге муллык чорында. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Безнең якыныбыз да  тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кеше. Без барлык гаилә әгъзалары аның белән чын күңелдән горурланабыз.
Сөеклебез! Алга таба да саулыкта, иминлектә, пар канатлы булып, уртак малыбызның әҗерен татып, балалар, оныклар уңышына сөенеп,  бергә-бергә яшәргә язсын! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмең белән, кадерлебез!
Гомер — тауга менеп төшү.
Тау түбәсе — кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга —
Бөркетләргә оядыр…
50 яшьтә — Син кыяда:
Күзеңнең очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып —
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!
Изге теләкләр белән тормыш иптәше Альбина, кызлары: Алинә, Фәридә, Дания, Диләрә, улы Ринат, кияве Кирилл, оныклары  Алёна, Алиана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: