Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

8 сентябрьдә Люция Георгиевна Насыйбуллинага 55 яшь тула

07 сентября 2018, 08:49

806

0

0

2000нче елдан бирле без авыл җирлеге мәсьәләләрен бергәләп хәл итүдә кулга-кул тотынып эшлибез. Люция Георгиевна һәртөрле катлаулы  сорауларны да чишәргә сәләтле, авыл халкының хәлен аңлап эшләүче хезмәткәр. Аны җирлектә барыбыз да хөрмәт итәбез. Тормыш иптәше Тимергали белән алар өч баһадир егет үстерделәр. Хәзер ике улларын башлы-күзле итеп, өч оныкның яраткан бабай-әбисе булып яшиләр. Авылда үрнәк, тәрбияле гаилә булып гомер кичерәләр.  
Люция Георгиевна, сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Сезнең туган көнегез мул, алтын көз аена туры килгән.  Ә көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, ирегезнең пар канаты, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып  гомер кичерүегез белән бәхетлесез. Алгы көннәрегез дә матур, җылы карашка төренеп, муллыкта, сәламәтлектә үтсен.
Иллебише  сезнең бусагада,
Акыл туплап аны кертәсез.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картаймасын  бары күңелегез.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Ихтирам белән Дүрт Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Сыйтдиков, баш хисапчы Гөлфия Исрафилова, бу теләкләргә җирлек халкы да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев