Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында гомер итүче газиз әниебез Дөрия Хуҗиәхмәт кызы Бәдретдиновага 15 мартта 60 яшь тула. Без аны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.

13 марта 2020, 09:30

371

0

1

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Без кайткан саен тәмле ашлар, бәлешләр, коймак hәм өчпочмаклар пешереп каршы алганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге, саф теләкләр белән  кызларың-кияләрең Гөлшат-Мирзаһид, Ләйлә-Артур, Лилия-Айнур, оныкларың Камил, Ислам, Әскәр, Кәрим, Сәйдә, Зилә. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев