Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында гомер итүче Тәслия Мисхәт кызы Борһановага 16 февральдә 55 яшь тула.

16 февраля 2018, 10:17

945

0

0

Аксар авылында гомер итүче Тәслия Мисхәт кызы Борһановага 16 февральдә 55 яшь тула.

Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын - нурлысын.
Тырыш синең кулларың,
Матур үткән юлларың.
Барча туганнарга-якыннарга
Һәрчак изге уйларың.
Син булганга без дә бик бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетледер,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән улың Илназ, кызың Гүзәл, киявең Алмаз, киленең Гөлүсә, оныкларың Әмир, Айлин, Кәрим. Бу теләкләргә  
әтиебез Исхак та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев