Зәй офыклары

Аксар авылында гомер кичерүче Мәкълүсә Сәгыйрь кызы Хөснетдиновага 10 февральдә 80 яшь тула.

Общее, 8 февраль 2019 - 08:49
232
0
2

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Әтиебез  белән бергә яшәвегезгә бу көнне 55 ел булыр иде. Кызганыч, әтиебез күптән түгел  гүр иясе булды, синең туган көнеңдә аның кырык көне.
Син, әни, сабыр, көчле рухлы кеше. Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды. Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Киләчәктә дә ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып озак яшә. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, оныкларың, оныкчыкларың, без - балаларың янәшәсендә зирәк акыл, тән сихәте белән, җылы кояшыбыз булып, безне сөендереп, озын-озак яшә. Туган йортыбызның яме, тормышыбызның терәге булып, озын гомер кичерүеңне телибез,  тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безнең уңышларга куанып яшәргә язсын үзеңә.
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй әни булу - зур бәхет.
Иң изге теләкләр белән  Тукай районы Борды авылында яшәүче кызың Нурия гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: