Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында гомер кичерүче Минемакмусә Сәгыйрь кызы Хөснетдинованың 10 февральдә туган көне.

10 февраля 2018, 08:00

873

0

0

Аксар авылында гомер кичерүче  Минемакмусә Сәгыйрь кызы Хөснетдинованың  10 февральдә туган көне.

Кадерле әниебез, әбиебез! Ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниебезнең янәшәбездә булуы белән без бәхетле. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Балаларың, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Киләчәктә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларың-оныкларың кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын үзеңә.
Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул
Синең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә, бүләк итәр идек
Һавадагы йолдыз-айларны.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев