Аксар авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң яраткан, иң якын кешебез әтиебез, бабабыз Юрий Исмәгыйль улы Гыйльмановка 5 декабрьдә 60 яшь тула.

Әтиебезгә булган хөрмәтебез, рәхмәтебезне, ихлас теләкләребезне, әйтеп кенә бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Сез әниебез Нәфисә белән бер-берегезне табышып, парлашып үргән җылы ояда без - өч балага гомер биреп, үстердегез, белем алырга ярдәм иттегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Кылган гамәлләрегез, бер-берегезгә булган мөнәсәбәтегез аша яшәү серенә төшендердегез. Сез тату гаилә үрнәге булдыгыз. Сезнең тормыш юлы безнең өчен үрнәк. Шуңадыр да бүген без, әтиебез, синең йөзеңә кызыллык китерми яшибез. Кызганыч, мул җимешле гомер көзенә әниебез белән парлашып керергә насыйп булмады, әниебез синең бу матур гомер мизгелен күрә алмады, ничек сөенер иде. Урыны оҗмах түрендә булсын.
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче, һәрвакыт таяныч булырдай иң якын кешебез син, әтиебез. Үз эшеңә гаять җаваплы каравың белән дә сокландырасың. Нинди генә җаваплы хезмәткә алынсаң да, син аны намус белән башкарасың, шул ук вакытта безнең шатлыкларыбызны бүлешергә, вакытында тиешле киңәшләреңне, дөрес юнәлеш бирергә дә вакыт табасың. Авылдашлар арасында гына түгел, районда да абруйлы җитәкче син, әтиебез. Без синең белән чиксез горурланабыз. Әти йорты – алтын бишек, дип юкка әйтмиләр. Бу кадерле бишеккә без - балаларың гына түгел, 6 оныгың да тартыла. Бабай, дип өзелеп торалар. Син аларны да үз җылыңа төреп яшисең, күңел назыңны бирәсең. Мәрхәмәтле, олы җанлы, киң күнелле әтиебез, бабабызга алга таба да нигезебезнең тоткасы, безнең терәгебез булып, мул тормышта, кайгы-хәсрәтләрсез яшәргә язсын. Һәр аткан таң сиңа шатлык-куанычлар гына алып килсен.
Бүген синең юбилеең, әти!
60 яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Безнең өчен тормыш терәге.
60 яшь ул ир-ат өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән улларың Ленар, Илдар, кызың Юлия, киленең Чулпан, киявең Рушан һәм алты оныгың.
Нет комментариев