Зәй офыклары

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Юлия Юрьевна Тәхаутдиновага 21 июльдә 30 яшь тула.

Общее, 19 июль 2019 - 08:18
138
0
0

Кадерле кызыбыз, бертуганыбыз, апабыз, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Яшьлегеңнең матур бәйрәме уңаеннан  иң изге теләкләребезне юллыйбыз.  Син безнең иң кадерле, иң якын кешебез. Сөйкемле һәм тыйнак, ярдәмчел, һәрнәрсәне күңел күзе аша үткәреп яши беләсең, син һәрвакыт әтием-әнием, дип өзелеп торасың. Әниеңнең уң кулы син.
Гомереңнең әле иң матур чагы – 30 яшь ул тормышның башы гына. Киләчәктә куйган максатларыңа ирешергә насыйп итсен Ходай. Барасы юлларың һәрчак балкып торсын, киң булсын, күңелең гел шат булсын, гомерең бәхеттә-шатлыкта үтсен. Сау-сәламәт булып, безгә терәк-ышаныч булып, олы куанычыбыз булып яшә.  Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.   Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  Рушан белән тигезлектә, балаларыгыз Азамат белән Разаилнең игелекләрен  генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Сәламәт бул, дибез, чын күңелдән
Һәм телибез озын гомер, иминлек.
Көннәрең һәрчак матур булсын,
Һәр мизгеле үтсен сөенеп.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, абыең Линар-Чулпан, Айбулат, Нурзат, Алияр, энең Илдар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: