Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле сеңлебез, апабыз Мәүлидә Касыйм кызы Шәймәрданованы чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

30 октября 2020, 13:22

282

0

0

Синең гомерең намуслы хезмәттә үтте. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, хезмәттәшләрең, укучылар белән уртак тел табу, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – болар барысы да сине бизәүче сыйфатлар.
Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Син – тормыш сөючән, тырыш кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Гомерең борчуларсыз, имин узсын, һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен, туганнарың, якыннарыңның ихтирамын тоеп, балалар бәхетенә   куанып яшәргә язсын.  
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч -
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән Рафаил-Әнүзә, Рөстәм, Ләйсән-Салават, оныклар Иркә, Ислам.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев