Зәй офыклары

Аксар авылында яшәүче Бәгъдәнур Хәли улы Хәлиевка 15 майда 90 яшь тула.

Общее, 11 май 2018 - 10:09
148
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең.  Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Гомер буе механизатор булып эшләп,  тырыш хезмәт куйдың. Син  гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сок-ланырлык.  Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, тормышыбызның терәге, таянычы булып, бергә-бергә яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: