Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында яшәүче Тәслия Мисхәт кызы Борһанованы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

16 февраля 2018, 10:22

1115

0

0

Аксар авылында яшәүче  Тәслия Мисхәт кызы Борһанованы 55 яшьлек юбилее белән  котлыйбыз.

Тәслия, сиңа булган күңелдәге теләкләрне, рәхмәтләрне сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле, ярдәмчел, дуслыкның кадерен белүче күршебез булуы белән  бик горурланабыз. Олы җанлы, мәрхәмәтле, туган җанлы, ачык йөзле илаһи зат син. Күршебез, сиңа гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт, балалар игелеге телибез, ныклы саулык белән тәкъдирдә язган гомереңне Исхак белән тигез тормышта яшәргә насыйп итсен. Киләчәк тормышыңның һәр мизгеле бәхет, шатлыкта үтсен. Балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Әле күп еллар назлы хатын, бәхетле әни, яраткан әби булып гомер итәргә язсын.
Кешелекле, сабыр, түземле син,
Мәрхәмәтле дуска-туганга.
Туганнарың, күршеләрең сине хөрмәт итә,
Киң күңелле кеше булганга.
Иң изге теләкләр белән күршеләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев