Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Сәвия Шәвәли кызы Шәрифуллинага 18 апрельдә 75 яшь тулды.

20 апреля 2018, 08:38

692

0

0

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Сәвия Шәвәли кызы Шәрифуллинага 18 апрельдә 75 яшь тулды.

Әниебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, гел шулай ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың һәм барлык туганнарың,
кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев