Зәй офыклары

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез Гүзәлия Мөсәвир кызы Гатинаны ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз.

Общее, 24 ноябрь 2019 - 13:00
365
0
1

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әниебез, безнең өчен иң кадерле, иң сөйкемле кеше син!
Синең күзләрең шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә кулларың иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. «Балам», дип аркабыздан сыйпасаң, безгә гүя очар канатлар үсә.
Газиз әниебез, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әтиебез белән тигезлектә,  матур тормышта яшәргә язсын. Сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Бу дөньяда берни җитә алмый,
Әниле булуларга.
Ничек рәхәт бит ул, өйгә кайту,
Сине көтәр кеше булганда.
Сине яратып балаларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: