Зәй офыклары

Аксар авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, кодабыз Гафият Арслан улы Әхмәтҗановка 7 апрельдә 70 яшь тула.

Общее, 2 апрель 2021 - 08:09
686
0
8

Кадерлебез, сине чын күңелдән, ихлас йөрәктән шундый якты бәйрәмең белән котлыйбыз! Озын гомер, гомерең буена җитәрлек ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, олы бәхетләр телибез. Балаларыңның, оныкларыңның, туганна-рыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итүеңне телибез. Өстәлләрегез түгәрәк, мул булсын. Аллаһы Тәгалә акыл сафлыгы, иман байлыгы бирсен. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Җитмеш бит ул –
                       җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар, әйдә, еллар,
Картаймасын бары күңел.
 Шатлыкларың
                        ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп
                                    үссен.
Иң изге теләкләр белән улың Нияз, киленең Гөлнара, кызың Гөлназ, оныкларың Энҗе, Алмаз, Резедә, оныкчыкларың Зилә белән Ләйлә. Безнең теләкләребезгә әниебез Гөлнур белән кодагыең Миңнебикә дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: