Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында яшәүче Кифая Мөсләх кызы Гыйләҗиевага 2 февральдә 90 яшь тула.

28 января 2022, 07:54

631

0

0

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Кифая Мөсләх кызы Гыйләҗиевага 2 февральдә 90 яшь тула.
Әниебез - сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Гомер юлында төрле авыр чаклар булгандыр, тик әниебез аның берсен дә безгә сиздермәде, беркайчан да зарлану-уфтануны белмәде. Һәрвакыттагыча төпле киңәшче, зирәк сердәшче булып кала бирде.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Рәхмәт безне сөеп-назлап үстердең, кеше иттең. Хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, балаларың, оныкларыңның, якыннарыңның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, игелекләрен, куанычларын күреп яшәргә насыйп булсын.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын-
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
Иң изге теләкләр белән 15 оныкчыгың, 9 оныгың һәм барлык балаларың, кияү-киленнәрең
исеменнән кызың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев