Зәй офыклары

Аксар авылында яшәүче Мәүҗидә Заһидулла кызы Таҗиевага 28 июльдә 90 яшь тула.

Общее, 26 июль 2019 - 08:17
103
0
0

Кадерледән-кадерле әниебез! Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Безне кадерләп үстереп,  яратып-сөеп аналарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт.  Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез син. Туган нигезебезгә кайчан кайтып керсәк тә, ишегең ачык, колач җәеп каршы аласың, озатып каласың. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер, тән сихәтлеге бирсен сиңа. Алдагы көннәрдә дә җан җылыңның нуры сүнмичә-сүрелмичә, без - балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез. Гел шулай көләч йөзле, ягымлы булып, безне сөендереп озын-озак яшә.
Котлы булсын туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Иң изге теләкләр белән балаларың һәм туганнарың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: