Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында яшәүче Равил Мингәрәй улы Хөснетдиновның 4 мартта туган көне.

02 марта 2018, 11:48

1089

0

2

Аксар авылында яшәүче  Равил Мингәрәй улы Хөснетдиновның   4 мартта туган көне.

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа мең рәхмәтләребез, бәхетле балачак, матур яшьлек елларыбыз, укытып, тормышка озатканың, әни белән безне җылы карашларың белән каршылап, изге догаларыгыз белән озатканыгыз, оныкларыгызны тәмләп яратканыгыз өчен! Без сиңа, әти, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз. Әниебез белән якты өебездә озын-озак яшәвегезне телибез. Күңелең һәрвакыт бүгенгедәй яшь булсын, синең җан җылыңны тоеп, һаман бала рәхәте тоеп, без – балаларың белән бергә әле  бик күп елларны каршыларга язсын. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле  һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә
әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев