Зәй офыклары

Аксар авылында яшәүче Рәзинә Гариф кызы Юнысованы 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.

Общее, 6 март 2019 - 08:01
170
0
0

Рәзинә, ихлас күңелемнән сиңа тазалык-саулык, ак бәхетләр,  язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелеңә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык теләп калам. Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле, гаиләбезнең терәге син.  Киләчәктә дә якты кояшыбыз, куанычыбыз булып озак яшә. Безнең шатлык-борчуларыбызны үз йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш итеп, ярдәм итеп торганың өчен мең рәхмәтләр сиңа, газизебез. Янәшәбездә синдәй тормыш иптәше булу белән мин чиксез бәхетле. Йөзең һәрчак шатлыктан балкып торсын! Бу бәйрәм сиңа тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Алдагы көннәрдә дә өебезнең яме, якты кояшы булып, якыннарың белән бергә саулыкта, муллыкта бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар,
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына,
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Иң изге теләкләр тормыш иптәшең Ильяс. Минем теләкләргә оныклар, килен дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: