Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Аксар авылында яшәүче Салихҗан Яһүдә улы Нәҗметдиновка 20 декабрьдә 70 яшь тула.

21 декабря 2018, 08:44

885

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Гел шундый гади, эчкерсез, тормыш сөючән, киң күңелле булып кал. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, шатлык-куанычларга бай булсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән, якыннарыңа кирәк һәм терәк булып яшәвеңне телибез.  Әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итәргә насыйп булсын.  
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,   
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!   
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең-әниебез, кызларың, киявең, оныкларың, оныкчыгың исеменнән киленең Миләүшә, оныгың Диләрә, Илнур, Булат. Бу теләкләргә Сармашбашта яшәүче кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев