Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Айсылу Габдрахман кызы белән Габделхак Минәхмәт улы САДРЕТДИНОВЛАРНЫ котлыйбыз.

27 октября 2017, 10:36

1453

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче Айсылу Габдрахман кызы белән Габделхак Минәхмәт улы САДРЕТДИНОВЛАРНЫ котлыйбыз.

Сармашбаш авылында яшәүче Айсылу Габдрахман кызы белән Габделхак Минәхмәт улы САДРЕТДИНОВЛАРНЫҢ бергә гаилә корып яшәүләренә 2 ноябрьдә 40 ел була. Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне гомер бәйрәмегез – рубин туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәва-мында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Олыгая барган көнегездә дә элеккечә матур парлар булып, без - балалар, оныклар бәхетенә куанып, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын. Гел шулай мөлаем, тормышны яратучан, шат күңелле булып калыгыз! Ходай биргән олы бүләк бит ул — Тигезлектә гомер итүләр, Язмыш салган урау юллардан Иңне-иңгә терәп үтүләр. Яшәгез тигез әби-бабай булып, Бер-берегезгә ныклы терәк булып. Кадерле әткәй һәм әнкәй булып, Балаларга һәрчак кирәк булып. Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Инсаф-Миләүшә, Илзирә-Рәис, Эльвира, оныкларыгыз Динара, Ранис, Румия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев