Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

«Баграж» производство комплексы управляющие Фәүҗәт Габдрахман улы Ханнановның 55 яшьлек юбилее.

15 апреля 2022, 08:05

1200

0

0

«Баграж» производство комплексы управляющие Фәүҗәт Габдрахман улы Ханнановның 55 яшьлек юбилее.

«Баграж» производство комплексы управляю-щие Фәүҗәт Габдрахман улы Ханнановны ихлас күңелдән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Фәүҗәт Габдрахманович! Сез озак еллар райо-ныбызда намуслы хезмәт куясыз. Куйган максатыгызга ирешүче, тәвәккәл, тынгысыз ир-ат Сез, эшне яратуыгыз, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән зур ихтирам яуладыгыз. Гади, кешелекле, ачык күңелле, игътибарлы Сез. Шушы холык сыйфатлары хезмәт юлыгызны билгеләгән. Без Сезгә зур ихтирам белән карыйбыз, һәрвакыт теләктәшлек итәбез. Юбилеегыз уңаеннан Сезгә хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, рух ныклыгы, гаилә иминлеге теләп калабыз.
Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте,
Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә.
Бәхетегез тулып, ташып торсын -
Без калабыз шушы теләктә.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Хөрмәт белән “Восток” агрофирмасы белгечләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев