Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Биектау районы Ташлы-Кавал авылында Гүзәлия Нури кызы Шакирҗанованың август аенда олы юбилее.

21 августа 2020, 08:46

553

0

0

 

Әти-әниебез һәм әбиебез Тайфә без – биш баланы җылы ояда бик яратып, хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстерделәр, укыттылар, олы тормыш юлына озаттылар. Әниебез балаларына багышлап шигырь дә язган иде:
Гөлнурым – күз нурым,
Гөлсиямне – бик сөям,
Фәритем – бер генәм,
Гүзәлиям – гөл генәм,
Гөлчәчәгем – төпчегем.
Гүзәлия туганыбыз Казан медицина институтын тәмамлагач, 1973 елда юллама буенча Зәй поселогына эшкә җибәрелә. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, гомере буе бер урында – санэпидстанциядә

 

 

 

 

 

 

 


38 ел хезмәтен яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкара. Хезмәттәшләре дә аны бик хөрмәт итә, хәзер дә аралашып яшиләр. Зәй каласында туганыбыз үзенең насыйп ярын очрата. Мамадыш районы Кече Кирмән егете Миннегаян белән матур итеп ресторанда туйлар ясап кавышалар. Мәхәббәт җимешләре булып ике кызлары туа, аларны пар канатлы, бәхетле гаиләдә үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастыралар, оныкларын да яратып тәрбиялиләр. Тик матур гына яшәп ятканда аяусыз чир тормыш иптәшен арабыздан алып китте.  Олыгаеп барганда авыр югалту кичерсә дә, туганыбыз югалып калмады, бирешмәде, бар күңеле белән дин юлына басты. Мәчеткә йөреп, гарәпчә Коръән укырга өйрәнде. Безнең бабабыз Хәбибулла дин тыелган елларда да кача-поса уразасын тоткан, биш вакыт намазын калдырмаган. Гүзәлия туганыбыз да аның юлыннан бара, тоткан уразаларын, укыган намазларын, кылган догаларын Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын иде диеп телибез.
Туган җанлы, киң күңелле, эчкерсез, ачык йөзле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче, кадерле Гүзәлия туганыбыз! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Яшең арткан саен, ул сине олыгайтмый, киресенчә, нурлы йөзең сөйкемлеләнә генә бара, ә күңел матурлыгың чишмә суыдай чиста, мәрхәмәтлелек ташып тора аннан. Үзең изге йөрәкле, киң күңелле булгач, бар кеше дә сине ярата, хөрмәт итә, балаларың да әни-әби, дип өзелеп тора.
Арабызда хөрмәтең зур синең
Олы җанлы, сабыр булганга.
Эшне сөеп, һәрбер кешегә дә
Яхшы киңәшеңне биргәнгә.
Һәрбер кеше өчен борчыласың,
Һәммәсенең кайгы-шатлыгын  бүлешәсең.
Йөрәгеңнән үтми калмый беркем,
Яши алмыйсың син берсен дә  чит итеп.
Кайчан керсәң - өеңдә нур балкый,
Табының мул, каршылыйсың якты  йөз белән.
Авырлыклар шундук җиңеләеп  китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Гүзәллекне шундый яратасың -
Ишегалдың гөлләр бакчасы.
Ниләр генә үсми анда синең,
Сокланалар кергән барчасы!
Өең тулы гөлләр үсә, ниндие генә юк –
Тәрәз саен чәчәк бәйләме!
Һәрберсенә җитә күңел җылың,
Һәрберсенә җитешә уңган  кулларың.
Картаям, дип бер дә  уфтанма әле,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Чәчләргә чал кереп, олыгайсак та,
Син бит һаман безгә зур терәк.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Тормыш күгең кайгыларсыз,  аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп   торсын.
Һәр туар көн муллык-шатлык  бүләк итсен,
Гомер юлың саулык белән  еракларга дәвам итсен.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш бирсен сиңа яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Юбилееңның матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән Казанда яшәүче Гөлнур апаң – уллары Олег һәм Эдуард, аларның гаиләләре, Зәйдә яшәүче Гөлсия апаң – улы Рамил, кызы Индира, аларның гаиләләре, Биектауда яшәүче Фәрит абыең – Фәридә җиңгәң, кызлары Гөлшат гаиләсе, Зәйдә яшәүче сеңлең Гөлчәчәк һәм Фидаил, уллары Илнур, кызлары Айсылу гаиләләре һәм башка бик күп туганнарыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев