Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Раиф улы Вәлиевка 9 мартта 45 яшь тула.

06 марта 2020, 08:43

354

0

0

Хөрмәтле Илгиз  Раифович, Сезне чын күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез гомерегезне авыл җирлегенә хезмәт итүгә багышлап,  тырыш, тынгысыз хезмәтегез белән хуҗалыгыбызны, җирлегебезне үстерүгә зур өлеш кертәсез. Кеше хәленә керә, аңлый, тыңлый белә торган якты күңелле кеше Сез. Гадилек, эчкерсезлек  даими күңел халәтегез дисәң дә, ялгыш булмас. Хезмәттәшләрегез, җирлегебез халкы Сезне төгәл, ярдәмчел булганыгыз өчен ярата, хөрмәт итә. Гаиләгез белән дә Сез  бик күпләргә үрнәк. Тату, матур гаиләгез белән тигезлектә яшәргә, балаларыгызның куанычын, бәхетен-тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Киләчәктә дә шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз.
Юбилеегыз котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнегез
Шатлыклар килеп кенә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!
Хөрмәт белән авыл җирлеге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев