Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Бигеш авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлсирә Галәветдин кызы НАСЫЙБУЛЛИНАГА 2 мартта 70 яшь тула.

28 февраля 2020, 09:01

362

0

0

Гөлсирә апа, Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез – юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез гомерегезне балалар белән эшләүгә багышлап, коллективта зур хөрмәткә ия хезмәткәр булдыгыз. Без Сезне булдыклы, эшкә  батыр, тынгысыз җан буларак беләбез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни, дәү әни булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Хөрмәт белән Бигеш авыл җирлеге Советы һәм мәктәп коллективы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев