Зәй офыклары

Бишсубашы авылында гомер кичерүче Әбүзәр Хаҗимөхәммәт улы Шәриповның 12 мартта гомер бәйрәме - туган көне.

Общее, 7 март 2018 - 14:17
271
0
0

Кадерле әткәебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең - туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Шушы гомер эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.  Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер бирсен.
Әткәебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әткәй,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: