Зәй офыклары

Бу көннәрдә Имәнлебаш авылында яшәүче Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗанованың 50 яшьлек юбилее.

Общее, 22 март 2019 - 09:26
496
0
1

Энҗе, синең әле акыл, эш тәҗрибәсе туплап, күңел байлыгыңны, һөнәри осталыгыңны  башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорың. Син моңа лаеклы килдең. Илгиз белән бер фикердә, бер уйда булып эшлисез, менә дигән үзгә фольклор коллектив туплап, матур башлангычлар белән район данын  танытасыз. Без имәнлебашлылар моның белән горурланабыз. Алга таба да шулай бербөтен, иҗади коллектив булып эшләргә язсын. Энҗе гаиләдә дә уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, әни, әби, туганҗанлы да, мөлаем, киң күңелле, кешеләргә ярдәмчел. Илгиз белән ике ул, бер кыз үстереп, белем биреп,  тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булышалар. Багалмалары үзләренә охшап уңган-булганнар.
Юбилеең белән сине Энҗе, авыр ләкин мактаулы эшеңдә бары уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт, ният-омтылышларны башкарып чыгарлык  рух ныклыгы телибез. Балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, шулай ялкынланып эшләп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегең, кадерле икәнеңне тоеп яшә, һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен.
Безнең теләк: сезнең белән бергә
Иҗат итү алгы көннәрдә.
Яшәгез сез чын җитәкче булып,
Үрнәк булып йөзгә, меңнәргә.
Хөрмәт һәм изге  теләкләр белән “Җәүһәр”  фольклор коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: