Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Буа районы Кырык Садак авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Зөлфия Шиһабетдин кызы Дәминовага 1 декабрьдә 70 яшь тулды.

01 декабря 2020, 09:27

713

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз.  Синең гомерең тырыш хезмәт белән үтте. 25 ел буе бер урында – Нефть базасы бистәсендә баш хисапчы булып, хезмәтеңне яратып, зур җаваплылык белән башкардың. Хезмәттәшләрең дә сине бик хөрмәт итте. Мәхәббәт җимешләрегез булган ике кызны пар канатлы, бәхетле гаиләдә үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастырдыгыз, хәзер оныкларыгызны да яратып тәрбиялисез. Олыгаеп барганда әниебез дин юлына басты. Мәчеттә хатын-кызларга дин сабаклары бирә. Тоткан уразаларың, укыган намазларың, кылган догаларың Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын диеп телибез. Кайчан кайтсак та, нурлы өебез, мул табыныбыз, кунакчыл йортыбыз, без дип янып-көеп яшәвең өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Якты өебезнең нурлары сүнмәсен, син бүген дә әле безгә терәк һәм таяныч, янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Әтиебез белән тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта, бер-берегезне саклап, яклап сәламәтлектә гомер итәргә язсын!
Син бәхетле булсаң – без бәхетле,
Без бәхетле булсак – син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне – бәйрәм
Һәр минуты булсын куаныч.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Әти белән бергә яшәргә!
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлия, Роза, кияүләрең Раил, Рәшит, оныкларың Лилия, Марат, Ринат, Алия. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев