Зәй офыклары

Бура-Киртә авылында гомер итүче энебез Ильяс Габделхак улы Садретдиновка 7 сентябрьдә 45 яшь тула.

Общее, 6 сентябрь 2019 - 08:11
99
0
1

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзеңә мулдан җыйгансың. Сабыр холыклы, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел син. Төп нигездә әткәй-әнкәй белән матур гомер итәсез, безнең туган йортыбызның яме бит сез. Безне ачык йөз белән шатланып каршы аласыз. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең  Гөлфия белән  бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз улларыгызны  тигез тормышта үстереп,  аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә  озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән апаң Әлфия. Бу теләкләргә әткәй-әнкәй, тормыш иптәшең Гөлфия, улларың,  Хәҗиповлар, Логмановлар гаиләләре дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: