Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Бура-Киртә авылында яшәүче Мансур Әсәдулла улы Гыйззәтуллинга 8 августта 60 яшь тула.

07 августа 2020, 08:29

629

0

1

Әтиебез - авылны яратучы, мал җанлы кеше. Ат асрап, аларны ярышка әзерләп, чабышкылары  еш  Сабантуйларда җиңү яулый.  Кече ферма булдырып, хәзер күпләп сыер асрый. Гаиләдә яраткан әти, тормыш иптәше ул. Әни белән без - өч баланы үстереп, олы тормыш юлына озаттылар.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге теләкләрне, сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең,  мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта тигез яшәргә насыйп булсын!
Син бәхетле булсаң –  без бәхетле,
Без бәхетле булсак – син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне –   бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Изге теләкләр белән балаларың Данияр-Светлана, Ансар-Азилә, Гөлнар, оныкларың. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Алия дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев