Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер итүче Фаил Бәдретдин улы Гыйльфановның бу көннәрдә олы юбилее - 80 яшь тулган көне.

21 декабря 2018, 08:45

911

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, зәңгәр күк йөзе, балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен күреп яшәвеңне телибез!
80 яшь ул әле картлык
                          түгел,
Ак бәсләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, килен-кияүләрең һәм оныкларың исеменнән кызың Нурзилә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев