Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер итүче Җиһангир Нургали улы һәм Минсирин Зиннәт кызы Сибгатуллиннарның бергә кулга-кул тотынышып яши башлауларына 7 ноябрьдә 60 ел була.

01 ноября 2019, 08:40

507

0

4

Безнең кадерлеләребез әткәй һәм әнкәй! Чын күңелебездән сезне гомер бәйрәмегез - энҗе туегыз белән тәбрик итәбез. Без сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Әле озак еллар шулай өебезнең нуры булып, безне каршы алып, озатып калып яшәргә язсын.
Әни бит ул өйнең җылысы,
Әти - дөнья терәге.
Әни белән әти бергә булса,
Тыныч була бала йөрәге.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын.
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән улыгыз-киленегез, өч кызыгыз һәм кияүләрегез, тугыз оныгыгыз, сигез оныкчыгыгыз исеменнән кызыгыз Диләрә һәм киявегез Рафис.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев