Зәй офыклары

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Гүзәлия Кәлимулла кызы Баһаветдинованы күркәм юбилее белән котлыйм.

Общее, 6 март 2019 - 08:03
392
0
0

Кадерле апам,  олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын.  Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, җизни белән бер-берегезгә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тигез, матур озын  гомер кичерергә язсын.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Бәхет чишмәсенең һәр тамчысы
Шифа икән шыткан гөлләргә.
Үтсен синең гомер мизгелләре
Бәхет белән тулы көннәрдә.
Иң изге теләкләр белән энең Илсур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: