Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Әкрәмә Әхмәтзәки кызы Хәйбуллинага 26 мартта 85 яшь тула.

25 марта 2022, 08:00

1245

0

0

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Әкрәмә Әхмәтзәки кызы Хәйбуллинага 26 мартта 85 яшь тула.

Чыбыклы авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Әкрәмә Әхмәтзәки кызы Хәйбуллинага 26 мартта 85 яшь тула.
Кадерле әнкәебез! Сине гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев