Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Роберт Фатыйх улы Хәмидуллинга 28 февральдә 60 яшь тулды.

02 марта 2018, 11:28

955

0

0

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Роберт Фатыйх улы Хәмидуллинга  28 февральдә 60  яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Янәшәбездә синең кебек әтиебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең  Фәния, балаларың Радис, Руслан, Зилә, киленнәрең Нурсилә, Ләйлә, киявең Илфат, оныкларың Ралина, Рамзан, Рузиль, Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев