Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Рафис Кәлимулла улы Вәлиуллинга 5 мартта 55 яшь тула.

05 марта 2021, 09:26

215

0

0

Изгелекләр кылып яшәүче, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер торучы, төпле киңәшләрен бирүче, киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле кадерле абыемны гомеренең күркәм бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрне җиткерәсе килә. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыш иптәшең Роза белән тигез бәрәкәтле тормыш телим. Балаларыгыз, оныкларыгызның җан җылысын тоеп, бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын. Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы белән каршыла. 
Еллар үтә торсын, сулар  аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән  үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән  энең Илсур.    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев