Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Альберт Хатыйп улы Баһаветдиновка 25 августта 50 яшь тула.

23 августа 2018, 15:40

728

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Без синең янәшәңдә, меңьяшәр имәннәргә ышыклангандай,  имин, тыныч гомер кичерәбез. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә. Алдагы гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә, балалар шатлыгына куанып, озак еллар гомер итәргә язсын. Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, киләчәгең өметле, табыннарың мул, сыйлы булсын. Үзеңнең төпле, акыллы киңәшләреңне биреп, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми яшәвеңне телибез.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәлия, кызың Лилия, улың Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев