Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Альфира Гыйльмулла кызы Хөснетдиновага 8 гыйнварда 85 яшь тулды.

08 января 2022, 08:00

368

0

0

Чыбыклы авылында яшәүче Альфира Гыйльмулла кызы Хөснетдиновага 8 гыйнварда 85 яшь тулды.

Чыбыклы авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Альфира Гыйльмулла кызы Хөснетдиновага 8 гыйнварда 85 яшь тулды.
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән кызың, улларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев