Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Дамир Самат улы Мөхәммәтҗановка 13 ноябрьдә 55 яшь тула.

12 ноября 2021, 08:00

168

0

0

Чыбыклы авылында туып үсеп, туган авылында төпләнеп, төп нигездә яшәүче Дамир Самат улы Мөхәммәтҗановка 13 ноябрьдә 55 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, улым, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син җаның-тәнең белән эшкә бирелгән, төпле, нык-лы кыйблалы, кешелекле, гаять ярдәмчел кеше. Гаиләдә ышанычлы ир, ул, ныклы таяныч, үрнәк әти, өзелеп яратучы дәү әти һәм шәфкатьле туган да. Туган нигездә әти-әни белән (хәзер инде әтиебез мәрхүм) бергә тату гомер итеп, туганнарны җыеп, барыбызны кайгыртып яшисең. Безнең шатлык-борчуларыбызны үз йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш итеп, ярдәм итеп торганың өчен мең рәхмәтләр сиңа, кадерлебез. Янәшәбездә синең кебек кеше булу белән без чиксез бәхетле.
Газизебез! Сиңа киләчәктә дә егетләр җитезлеге, ир-атлар сабырлыгы телибез. Озак яшә, сәламәт бул, синең яшәвең безгә һава кебек, җир-су кебек кирәк. Алдагы көннәребездә дә гөрләшеп гомер итәргә, балалар игелеге күреп, оныкларга куанып, җан тынычлыгы белән, тигезлектә бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгысыз имин көннәр, бәрәкәтле тормыш телибез.
Иң кадерле, якын кешебез,
Рәхмәтебез барып ирешсен.
Туган өйнең ачык ишегеннән
Бәхет керсен бары ургылып.
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
Амин, диеп торсын фәрештә.
Иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең Җәмилә, балаларың Гөлнар-Динар, Миләүшә, Илназ, оныкларың Данияр, Азалия. Безнең теләкләргә
барлык туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев