Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Фаис Таһирҗан улы Сәлимгәрәевка 25 октябрьдә 60 яшь тула.

23 октября 2020, 09:49

406

0

0

Җизни, сине чын күңелемнән юбилеең белән котлыйм. Син күпләр сокланырлык матур тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел син. Гаиләң дә күпләр сокланырлык. Син  бүген яраткан балаларыңның таянычы, оныкларыңның кадерле бабасы, туганнарыңның якын кешесе, апаның гомерлек терәге булып, гомер көзеңә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын синең әлеге чорың. Сиңа озын гомер, ныклы тазалык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, аларның бәхетенә сөенеп, апа белән тигез тормышта яшәвеңне телибез. Тормышың матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Юбилеең белән тәбрик итеп,
Сәламәтлек телим иң элек,
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Зур бәхетләр юлдаш булсын,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы сине читләп үтмәсен.
Хөрмәт белән каенэнешең Илсур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев