Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Илдар Нуретдин улы Минһаҗевка 21 июльдә 50 яшь тула.

20 июля 2018, 09:11

731

0

1

Кадерле улыбыз, энебез, туганыбыз, сине ихлас күңелебездән күркәм юбилең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең.Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  пар канатлы булып,  тигезлектә, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен  генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Баш очыңда тыныч зәңгәр күк йөзе булсын, кайгы-хәсрәт әйләнеп үтсен. Тормышыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын.
Сәламәт бул, дибез, чын күңелдән
Һәм телибез озын гомер, иминлек,
Көннәрең һәрчак матур булсын,
Һәр мизгеле үтсен сөенеп.
Гел шулай кыю бул бөркеттәй,
Хыялың, өметең зур булсын.
Башлаган эшеңне һәрвакыт
Ходаем бары тик уң кылсын.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең һәм барлык туганнарың исеменнән апаң Гөлнур.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев