Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Илсур Кәлимулла улы Вәлиуллинга 8 июньдә 50 яшь тула.

04 июня 2021, 08:42

173

0

0

Чыбыклы авылында яшәүче Илсур Кәлимулла улы Вәлиуллинга 8 июньдә 50 яшь тула.

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып сөенеп яши беләсең. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Тормышың мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал.
50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Еллар үтә торсын, сулар
аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда
гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Бәхеттә дә, шатлыкта да
кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын
Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Рафис-Роза, Эльвира-Айрат, Самира, Ясминә, Әмир, Айгөл,
Руслан, Амалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев