Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче кадерлебез Әлфия Әмирҗан кызы Мөхәммәтҗанова бүген -7 сентябрьдә туган көнен билгеләп үтә.

07 сентября 2018, 08:49

702

0

0

Кадерлебез! Сине ихлас куңелдән туган көнең белән тәриклибез. Сиңа шомырт чәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр, ярдәмчел булуың өчен, бик зур рәхмәт сиңа, әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Әни-әнкәй — нинди олы исем,
Иң бөек зат тормыш юлында.
Җир йөзендә бөтен изге гамәл —
Безнең әнкәйләрнең кулында.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Изге теләкләр белән балаларың Гөлназ – Радик, Искәндәр – Гөлназ, Ринас; оныкларың – Лия, Лиана, Кирам. Бу теләкләргә барлык туганнарың, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев