Зәй офыклары

Чыбыклы авылында яшәүче Мулланур Галимҗан улы Минекәевка 26 мартта 60 яшь тула.

Общее, 26 март 2021 - 08:00
273
0
0

Кадерле җизнәбез, баҗабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син тормыштан ямь табып, аны изге гамәлләр белән бизәп яшисең. Тырыш, төгәл булдың. Гомер буе шофер булып эшләп, намуслы хезмәт юлы уздың. Апа белән үрнәк гаилә булып, балаларыгызга яхшы тәрбия биреп, аларны бәхетле гаиләдә үстердегез. Бүген оныкларыгыз өчен җан атып торасыз.
Көчле рухлы һәм кешелек-ле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Матур тормыш,
сәламәтлек теләп
Туган көнең белән
котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер
белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур яз аенда
тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире
кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Иң изге теләкләр белән Габидуллиннар, Гадершиннар гаиләләре. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең, әтиебез, балаларың, туганнарың һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: