Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Нуретдин Садри улы белән Гөлсинә Гыйниятулла кызы Минһаҗевлар 1959 елның 18 июнендә уртак тормыш корып җибәргәннәр

20 июня 2019, 15:25

495

0

0

Әти-әниебез озын, мактаулы, сикәлтәле тормыш юлы үтте. Әтиебез гомер буе комбайнда эшләп, районыбызның алдынгы механизаторы булды. Әниебез авыл Советында сәркатиб булып эшләде. Өч бала үстерделәр, аларның инде барысының да үз гаиләсе. Өч баладан  - алты онык, тугыз оныкчык - әби-бабайның иң кадерле газизләре, иң зур байлыклары. Бүгенге көндә  бөтен мәхәббәтләрен бала-оныкларга биреп, тыныч кына, бар булганына канәгать булып, кече уллары Илдар, киленнәре Тәслия гаиләсе белән бергә төп нигездә  матур гына яшәп яткан мәлләре.  
Безнең кадерле, газиз кешеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшәдегез һәм яшисез. Сез төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Фәннүр-Мөнирә, Гөлнур, Илдар-Тәслия, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев