Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Рәүфия Биктаһир кызы Әхмәтҗановага 28 июльдә 60 яшь тула.

26 июля 2018, 15:05

770

0

0

Кадерле әти - әниебез тату гаилә булып инде 43 ел бергә гомер итәләр. Әти өчен әниебез яраткан тормыш иптәше, иң якын дус, киңәшче, эшендә зур ярдәмче булып яши. 17 яшендә килен булып төшкән әнине  әбиебез дә бик яраткан. Сугышта алган яралардан йөри алмыйча урын өстендә яткан бабаебызны да ул әти белән бергәләп хөрмәтләп тәрбияләгән. Аның эштән кайтканын без - өч кызы көтеп алсак, кичен шофер әтиебезне тәрәзә янында ул үзе эштән көтеп ала иде. Беркайчан да ямьсез сүз әйтмәде, һәркемгә  ягымлы ул. Әти белән алар безнең өчен тату гаилә үрнәге булды.
Әнкәй, һәммәбез өчен җирдәге иң кадерле кеше син. Син безнең бәхетебез! Безнең өйнең яме, җылысы һәм күңелләребезнең җирдәге кояшы! Әнкәебез, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Яшә әле, әнкәй, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк буса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Сине яратып әти, кызларың, кияүләрең һәм 5 оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев