Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Рузия Рәис кызы Гадершинага 2 майда 50 яшь тула.

26 апреля 2018, 15:19

858

0

0

Чыбыклы   авылында яшәүче Рузия Рәис кызы Гадершинага 2 майда  50 яшь тула.

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.   Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  пар канатлы булып,  тигезлектә, балаларыгызның игелекләрен  генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән апаларың  Фирая-Мулланур, Люзирә-Рәйхәт, энең Динарис. Бу теләкләргә әти-әниебез һәм балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев