Зәй офыклары

Дөньяның матурлыгы әнкәйләрдә

Общее, 26 июнь 2020 - 10:50
287
0
1

Әнкәй - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган  изгелекләрен санап бетерү мөмкинме соң? Әнкәй куллары - иң мәрхәмәтле һәм наз-лы, җылы куллар. Алар барын да эшли ала.   Әнкәй - безнең өчен иң якын, иң кадерле һәм изге кеше ул. Безнең телебез "әни" сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел.
Бу барлык җылы сүзләр безнең әнкәебез турында. Ул безнең өчен дус та, киңәшче дә, терәк тә. Безнең әнкәй кебек кешене бөтендөнья йөзеннән эзләсәң дә, таба алмыйсың.
Әнкәебез Миннетәкыя Илһаметдин кызы Хисамова 1940 елның 25 июнендә туган. Ул - сугыш чоры баласы. Әнкәй туарга бер ай чамасы калгач, бабабыз Илһаметдин вафат була. Әби башта яшь сабыен югалта, аннары ирсез - терәксез,  авырлы килеш кала. Ул чорлар турында әби бик сөйләргә яратмый иде. Бер елдан соң сугыш башлана,  бу вакытта әнкәйгә бер яшь тулырга өч көн генә калган була. Авылдан бер-бер артлы ир-атлар, 18 яшьләре дә тулып җитмәгән яшүсмер егетләр сугышка китә. Ул елны әбием Гаишәнең бертуган сеңлесенең ирен - Гариф бабайны сугышка алалар. Энҗүдә апаның ире үлгән, дигән хәбәр килгәч, апа җиңеләя, авырый башлый. Аларның барысын да карау әби җилкәсенә төшә. Гариф бабайның олы улы Галимҗан 8  яшьлек була. Ул әбигә балаларны карарга булыша. Апаның кече улы Хуҗаҗан әтисе сугышка киткәндә туган гына була. Гомер иткән әби Энҗүдә апаны соңгы юлга озата. Яңадан кияүгә чыкмыйча, балаларын аякка бастыра, бар тормышын шулар өчен багышлый. Әбиебез безнең бик чибәр иде. Кызыл Чапчак авылыннан гына түгел, күрше тирә-юнь районнардан аның кулын сорап килгәннәр. Яшьлеге шулай үтеп тә киткән.
Әнкәй 7 сыйныфны тәмам-лаганнан соң, 14 яшендә сарык фермасына эшкә бара. Ике ел эшләгәннән соң, сыер саварга күчә. 1959 елда яшьләрне Ярослауга торф чыгарырга җибәрәләр. Әнкәебез анда эшләп кайткач, яңадан сыер саварга урнаша. Ул Кызыл Чапчак авылының иң гүзәл, иң сөйкемле кызларының берсе була. Тырыш,  бер эштән курка торганнардан түгел ул. Печәнен дә чаба, утынын да яра, өен дә сала. Әнкәй беркайчан да эшне ир-ат һәм хатын-кызныкы дип аермады. Аксар авылының иң баһадир, иң батыр егетләрнең берсе – әтиебез Минсалих Шәмсетдин улы белән гаилә корып җибәрәләр. Матур гаилә учагында бер-бер артлы ике ул һәм ике кыз туа.
Әнкәебезнең туган авылы – Кызыл Чапчак  бик матур урында урнашкан, андагы челтерәп аккан чишмәләр, куе хуш исле болыннар, җиләкле, гөмбәле урманнар әнкәемне тырыш, нечкә күңелле итеп тәрбияләгәндер. Ул  оста биюче, искиткеч матур итеп җырлый да.
 Аксарга килгәч тә үзен сынатмый әнкәй. Сыерын да сава, сарыклар да карый.  Күп итеп мал да асрыйлар, әти белән бергә өй күтәрәләр. Чит ил сыерларын да әнкәй иң беренчеләрдән яңа аппарат белән сава. Лаеклы ялга чыкканчы шул хезмәтендә була. Пенсиягә чыккач та аны эшенә чакырып алалар.
Кызганыч, әтиебез лаеклы ялга  чыккач, озак яшәмәде. Ул олы кызы Җәмиләне генә башлы-күзле итә алды. Бар авырлык әнкәебез иңнәренә төшсә дә, ул безне  аякка бастырып, олы тормыш юлына озатты. Без - балалары һәрберебез тормышта  үз урыныбызны таптык.  Һәрберебезнең үз гаиләсе бар.
Әнкәебез пешергән ашлар искиткеч тәмле. Безне бәлеш, мич коймагы, өчпочмак, гөбәдия, төш, бавырсак, пирог, кыстыбый һәм башка тәмле ризыклар пешереп каршылый. Әнкәй оныкларга бик бай: бүгенге  көндә аның 11 оныгы бар. Ул аларга оекбаш, бияләйләр бәйли. Кулъяулыклар, мендәрләр чигә. Әнкәебезнең йортында да, бакчасында да һәрвакыт чисталык-пөхтәлек. Урам яктан башлап бакча түренә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра.
Әнкәйләр бәхетле булсын өчен иң беренче баланың бәхетле булуы кирәк. Без барыбыз да бүгенге көндә бик бәхетле һәм моның өчен әти белән әнкәйгә рәхмәтле.
Бүгенге көндә әнкәебез өлкән абыебыз Булат, киленебез Әлфинур, оныклары Сөмбел һәм Алмаз  белән туган нигездә яши. Калганнарыбыз - Җәмилә, Самат, Нәзиләнең  үз тормышлары.
Аксар авылында яшәүче кадерле әнкәебез, сөйкемле әбиебез Миннетәкыя Илһаметдин кызы Хисамовага 25 июньдә 80 яшь тулды. Кадерле әнкәебез,   сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы белән  балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың Җәмилә, Булат-Әлфинур, Самат-Гүзәл, Нәзилә-Искәндәр, оныкларың Илһат, Айнур, Сөмбел, Алмаз, Сәйдәш, Зөфәр, Шамил, Илназ, Алия, Дилия, Зәлия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: