Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Дүрт-Мунча авыл җирлеге халкы табиб Валентин Николаевич Московны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә.

29 декабря 2021, 08:05

279

0

0

Дүрт-Мунча авыл җирлеге халкы табиб Валентин Николаевич Московны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә.

Дүрт-Мунча авыл җирлеге халкы исеменнән чын күңелдән үз һөнәренең остасы - табиб Валентин Николаевич Московны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Валентин Николаевич – Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Бигеш авыл җирлекләре халкы өчен инде күптәннән үз кеше. Ул - озак еллар дәвамында шәхси вакыты белән дә исәпләшмичә, кешеләр сәламәтлеге сагында зур көч куючы олы хөрмәткә лаек зат. Без барыбыз да аңа чиксез рәхмәтле. Ул күпме кешеләрне каты авырулардан савыктырган, яшәү яме бүләк иткән. Белеме, хезмәт тәҗрибәсе, кешелеклелеге белән дә өлге ул. Табиб дигәч тә, бу һөнәр иясе образы нәкъ менә Валентин Москов булып күз алдына килеп баса. Пандемия чорында аңа эш икеләтә артты, ул ялварулы күзләр белән төбәлгән йөзләгән кешегә ярдәм итәргә өлгерә, без аның үзенә, гаиләсенә ныклы тазалык телибез.
Валентин Николаевич! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олуг хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Ә Сез моны тулы мәгънәсендә аңлап, үз-үзегезне аямыйча эшлисез. Гиппократ антына тугры булу белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек күрсәтәсез. Хөрмәтебез зур, рәхмәтебез олы Сезгә! Яңа елда Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре Сезгә иң зур бүләк булсын! Бәйрәм белән!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын -
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә
Нурларын сипсен гел дә!
Ихтирам белән Дүрт-Мунча авыл җирлеге халкы исеменнән җирлек башлыгы Радик Ситдыйков.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев